Эзләү нәтиҗәләре
- Аңы чуалыр алдыннан фрау эльза караватына менеп ята да күзләрен йома, кипшергән иреннәре генә кыймылдый. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Бер-ике атнадан, инде тәмам ияләшеп, йорт эшләрендә булыш-калап, гаилә әгъзасы булып беткәч һәм өстенә фрауның оныгыннан калган нафталинлы киемнәрне киеп алгач, Азатка профессорның китапханәсендә казынырга, хәтта кабинеттагы йомшак кәнәфигә күмелеп утырырга да рөхсәт ителә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- «Су кызы» шигырен укыганда, аның күз алдына су буенда чал чәчләрен тарап утырган соня татаркина килеп баса. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Аннары соня янына кыяга Айдар менеп утыра да күз яшьләренә чыланган тәңкәләрне учына җыя башлый … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Искиткеч матур, төзек, вак итеп яза торган бу ыктыматлы 1 кеше үзенең яшертен дәфтәренә «Фюрер һәм иосиф Сталин бер үк медальнең ике ягы гына» дигән фикерен теркәп куйган. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Яки менә монысы: «Мине җир йөзенә тынычлык алып килгән дип уйламагыз, мин тыныч алып килмәдем, мин кылыч алып килдем», - ди иисус (Изге «Инҗил» китабыннан)». Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Фон клейн ислам дине белән дә кызыксынган һәм иисусның кылычына каршы Мөхәммәд пәйгамбәрнең тыныч сүзләрен язып куйган: «Теш казналары һәм бот арасындагы нәрсәләрен тыя алучыга мин җәннәтләр вәгъдә итәм». Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Маңгаен җыера торгач, Азат монысына да төшенгән һәм мең дә дүрт йөз яшьлек хәдисне исендә калдырган, аны Ватанына тикле алып кайтып, түкми-чәчми миңа сөйләде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Аның исендә калганнар буенча гына да мин бу немец галименең хөр фикерле кеше булганлыгын, тоталитар идеология, золым богавы салынган илдә үзенең эчке дөньясын кара тышлы дәфтәренә яшерергә мәҗбүр ителгән «эчке качак» кебек яшәгәнлеген аңладым. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Беләсе иде, бездә чын генетиканы аяк астына салып таптый башлагач, лысенко кебек җаһилләр дәрәҗәгә ирешеп, бакчачы мичуринны даһи биолог дип игълан иткәч, профессор клейн дәфтәренә ниләр язып куйды икән? Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР